Лаеш районы күпфункцияле үзәгендә гражданнарны шәхси кабул итү һәм консультацияләр үткәрелде

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш районы КФҮ ДБУ филиалында консультацияләр һәм гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Хәзерге вакытта кулланучыларның сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә карата шикаятьләре еш килә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар өчен кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча гражданнарны һәм хуҗалык итүче субъектларны мәгълүматлаштыруга һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.

Консультация пункты эшләгәндә гражданнар төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

- зурлыгы буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны ничек алыштырырга?

- ялгыш сатып алынган азык-төлек товары өчен акчаны кире кайтарып буламы?

- товар сатып алганда мәгълүматка мәҗбүри һәм кирәкле таләпләр һәм башкалар.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International