Олы Әтнә авылының «Затлы» сәүдә комплексында чираттагы кизү тору барышында кулланучыдан сорау килде:
- Сатып алганнан соң 5 ай узгач, смартфонда сенсорлы экран эшләми башлады. Мин кимчелекләрне бетерү өчен смартфонны кибеткә бирдем. Товарны кабул итү актында диагностикалау һәм кимчелекләрне бетерүнең гомуми вакыты 45 көннән артмаячак дип күрсәтелә. 65 көннән артык вакыт узды индн, әмма сатучыдан срокны бозуның сәбәбе һәм ремонтның тәмамлану вакыты турында бернинди мәгълүмат та юк. Минем смартфон өчен түләнгән акчаны таләп итәргә хокукым бармы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре түбәндәге эчтәлектәге җавап бирде:
- Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 23 статьясындагы 2 пункты нигезендә, кулланучы билгеләнгән срокларда кулланучы таләпләрен үтәмәгән очракта, кулланучы үз сайлавы буенча Законның 18 статьясында билгеләнгән башка таләпләрне куярга хокуклы. Техник яктан катлаулы товарларга карата, алар арасында смартфон да бар, сатып алганнан соң 15 көн узгач, кулланучы сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм закон нигезендә билгеләнгән товар җитешсезлекләрен бетерү срокларын бозган очракта түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Сатучының смартфондагы гарантияле ремонтның билгеләнгән вакытын бозуы сәбәпле, сез сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм аның өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Моннан тыш, Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 23 статьясына ярашлы рәвештә, товарның кимчелекләрен бетерү срокларын бозган өчен, мондый бозуга юл куйган сатучы кулланучыга һәр көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш. Башка таләп (түләнгән акчаны кайтару турында) куелган очракта, неустойка башлангыч таләпнең билгеләнгән срогы тәмамланган көннән (гарантияле ремонтның 46 нчы көненнән) яңа таләп куелган көнгә кадәр алына.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы дәгъва хаты төзүдә һәм, кирәк булганда, дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтә ала.
Консультацияләр алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына һәрвакыт мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре,Банковская урамы, 2а йорт, тел.884366 3-28-93.