Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Магнит-косметик» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр. Азык-төлек булмаган һәм парфюмер-косметик товарларны сатканда сатучы РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декаберендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Законы таләпләрен һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Сатучыларга, кулланучы сыйфатсыз товарны гарантия срогы дәвамында кире кайтара ала, һәм хәтта чек булмау да, кире кайтару өчен киртә була алмаганлыгын искәрттеләр. Бу турыда турыдан-туры «Кулланучылар хокукларын яклау турында Законның»18 статьясында әйтелә. Моннан тыш, кулланучы сыйфатсыз товар аркасында китерелгән барлык зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.
Парфюмер-косметика продукциясен сатуның үзенчәлеге булып, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә, әлеге товарлар төркеме тиешле сыйфаты шартларында кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел. Ләкин законда бу категориянең тиешле сыйфатлы товарлары турында гына әйтелә. Парфюмерия-косметика товарын сатучыларга шуны белергә кирәк: аны кибеткә кимчелекләре булган очракта яки сатып алганда товар турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат бирелмәгән очракта кире кайтарырга мөмкин.
Шулай ук бүләк сертификатын кире кайтару турындагы актуаль мәсьәләне дә карадылар. Сатучыларга сертификат иясе аны теләсә кайсы вакытта һәм бернинди шартларсыз кибеткә кире кайтара ала дип хәбәр иттеләр. Кибетләрнең эчке кагыйдәләре, алар стендта эленеп торса да, яки интернетта язылса да, сертификатны кире кайтару мөмкинлегенә тәэсир итми. Закон һәрвакыт үзләре уйлап чыгарган кибет кагыйдәләреннән югарырак тора. Кибетләрнең эчке кагыйдәләре Кулланучылар хокукларын яклау законына һәм гражданлык законнарына туры килергә тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон, кулланучылар хокукларын РФ законнары яки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге башка хокукый актлары белән чагыштырганда кулланучы хокукларын кысучы килешү шартлары гамәлдә түгел дип таныла.