Яр Чаллы шәһәренең «Буляр» кибетендә чара узды

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Буляр» кибетендә чара үткәрделәр.

Чара кысаларында сатучыларга да, сатып алучыларга да консультация үткәрелде. Чара барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алмаштыру чорына, аңа шундый ук товарны түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдалану товарлары исемлеген һәм тиешле сыйфатлы, алмаштырырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» карарының төп статьялары аңлатылды.  

Белгечләр түбәндәге сорауларга җавап бирделәр:

- кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе;

- конфликтлы ситуацияләр килеп чыкканда якларның хокуклары һәм бурычлары;

- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Шулай ук барлык катнашучыларга да «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.

Дәгъва хаты язу өчен кулланучылар Яр Чаллы шәһәре,  Корчагина, 2А йорты адресы буенча Яр Чаллы территориаль органы офисына чакырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International