Профилактик визит үткәрелде

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Магнат ҖЧҖнең җәмәгать туклануы оешмасында профилактик визит үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды.

РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы Идентификация чаралары белән сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау кагыйдәләрен һәм идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасын сырага карата кертү үзенчәлекләрен раслау турында, сыра нигезендә ясалган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен хуҗалык итүче субъект вәкиленә сыраны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау («Честный знак» маркировкалау системасы) кагыйдәләре аңлатылды.

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында гомуми туклану объекты хезмәткәрләренә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хоку бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе, мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде.

Профилактик визит вакытында мәгълүмати буклетлар таратылды. Оешма җитәкчесе әлеге чараны оештырган һәм үткәргән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International