Әлки муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 1 марты, җомга

Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырыш Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Х. Морадымов рәислегендә узды.

Чыгыш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы А. А.Панов Әлки районы Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатуның җирле базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча һәм 2023 ел йомгаклары буенча үз позицияләрен шактый яхшыртты һәм башка районнар арасында рейтингта 10 нчы урынны алды (2022 елда – 36 нчы урын), дип хәбәр итте.

Алкоголь базарында куелган бурычларны оператив хәл итүгә керткән зур өлеше өчен А.А. Панов Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Х. Морадымовны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International