Муниципаль дәрәҗәдә эшләүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып җирле үзидарә органнары тора. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт ярдәмче программасын башкаручылар белән берлектә уздырыла торган программа чараларын үтәү өчен территориаль орган хезмәткәрләре, комплекслы күчмә чаралар үткәргәндә, беренче чиратта җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашалар.
Әлеге очрашулар барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны куллану өлешендә җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укулар үткәрелә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 44 статьясын карыйбыз, ул муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләрне бирә:
- кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау;
- кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирү;
- кулланучылар хокукларын (билгесез кулланучылар даирәсен) яклап судларга мөрәҗәгать итү;
- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Укыту чаралары Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Башкарма комитет хезмәткәрләренең хокукый белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә законнарда билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.