Телевизор сайлау һәм сатып алу бик җиңел кебек тоела

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2023 ел ахырында Аксубай районында яшәүче гаилә җирле кибетләрнең берсендә телевизор сатып алган. Сатып алганда товарны тикшерәләр, телевизор эшли, ләкин кибеттә телевизорны көйләү мөмкинлеге булмау сәбәпле, сурәт булмый. Инструкция буенча, өйдә телевизорны көйләгәннән соң телевизор ун минут эшли һәм үзеннән-үзе сүнә. Шул ук көнне сатып алучы телевизорны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны сорап кибеткә  мөрәҗәгать итә, ләкин сатучы мондый үтенечкә шатланмый. Нәтиҗәдә, үзе дә аңламаганлыктан, кулланучы ремонт үткәрү өчен товарны кибеткә тапшыра. Исегезгә төшерәбез, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясы нигезендә, сатып алучы товардан баш тартырга һәм түләнгән бәяне кире кайтаруны таләп итәргә яки товар аңа тапшырылганнан соң 15 көн эчендә аны алыштыруны таләп итәргә хокуклы.

Соңрак, тикшерүләр барышында, сатучының сүзләреннән билгеле булганча, телевизор сервис үзәгенә 2023 елның 5 декабрендә генә җибәрелгән һәм 2024 елның гыйнвар ахырына телевизор ремонтланмаган. Сатучы моны Яңа Ел яллары белән бәйләп аңлатмакчы була. Шуны да белергә кирәк, гарантияле ремонт вакыты, законның гамәлдәге нормаларына ярашлы рәвештә, 45 көннән артмаска тиеш (РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 20 маддәсе). Башкача әйткәндә, товарның ачыкланган кимчелекләре җитештерүче тарафыннан күрсәтелгән вакыт эчендә бетерелергә тиеш. Еш кына сорау туа, нинди көннәрне санарга - календарь яки эш көннәрен? Закон эш көннәре дип әйтмәгәнгә күрә, сроклар календарь көннәрендә исәпләнә.

Кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәренә мөрәҗәгать итте. Берничә көннән соң сатып алучыга товар өчен акча кайтарылганлыгы билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International