Лаеш районы КФҮдә викторина уздырылды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Лаеш районы күпфункцияле үзәге филиалында семинар, кизү тору һәм викторина үткәрде.

Әлеге чараларны үткәрүнең максаты - оешма хезмәткәрләренең, район халкының куллану грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән танышу.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелә. Бу Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре.

Әгәр аяк киеме яки кием зурлыгы буенча туры килмәсә; әгәр товарда җитешсезлек ачыкланса; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кайтарырга мөмкин; нинди товарлар техник яктан катлаулы дип саналуы турындагы сорауларга аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International