Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Алексеевск бистәсенең өлкән буын вәкилләрен укыттылар.
Өлкәннәр - кулланучыларның аерым категориясе. Аларның күбесе хәзерге икътисади чынбарлыкта бик яхшы ориентлашмый һәм товарлар сатып алганда һәм хезмәтләргә заказ биргәндә үз хокукларын ничек якларга икәнен бөтенләй белми диярлек.
Белгечләр очрашуда катнашучыларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар, гражданның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очракта эш итү алгоритмы турында сөйләделәр, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
Очрашуда катнашучыларга сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынганнар, шулай ук көнкүреш һәм финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Очрашуның тематикасы өлкән буын гражданнарында зур кызыксыну уятты, бу кулланучыларның хокукый белемнәр алуга омтылышы һәм мондый чараларны дәвам итү кирәклеге турында сөйли, чөнки нәкъ менә өлкән буын гражданнары еш кына товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән намуссыз тәэмин итүчеләрнең корбаннары булалар.
«Грамотный потребитель» акциясе кысаларында очрашуда катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.