Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен семинарлар үткәрелде

2024 елның 15 марты, җомга

Социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең үз товарларына ышаныч дәрәҗәсе елдан-ел арта һәм бүген аларның сыйфатына сатып алучыларның 85% тан артыгы ышана. Үзебездә җитештерелгән товарларының күпчелек өлешен, бигрәк тә азык-төлек продуктларын нәкъ менә җирле кече һәм урта предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре  җитештерә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән семинарлар үткәрделәр.

Сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды.

Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре күтәрелде. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга киңәш ителә, ягъни судка кадәрге тәртиптә.

Мөрәҗәгать итүчеләргә актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International