Яңа Чишмә мәктәбе укучылары викторинада катнаштылар

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культураны формалаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләре эшен активлаштыру максатларында укучылар арасында мәгърифәтчелек эше алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 7 сыйныф укучылары белән очрашу оештырды.

Укучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Укучыларның белемнәрен тирәнәйтү өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны белү буенча викторина үткәрелде. Иң актив укучылар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән истәлекле призлар белән бүләкләнде. Укучыларга үзлегеннән өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International