Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «СПА Салон»да профилактик чара үткәрделәр. Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз хезмәтләр күрсәтү темасына аралаштылар, шулай ук ясалма интеллект аша хезмәтләр алуда уяу булырга кирәклеге турында сөйләштеләр, чөнки аны куллану һәрвакытта да уңай нәтиҗә бирә алмый, аның тискәре нәтиҗәләре дә булырга мөмкин.
Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары тәкъдим ителде. Белгечләр эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр, үтәлгән эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклаганда кулланучының хокукларын яклаучы Законның 29 статьясын куллануны мисаллар белән җентекләп тикшерделәр.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның дәгъваларын карау һәм канәгатьләндерү сроклары аңлатылды, гамәлдәге закон кысаларында конфликтлы ситуацияләрне хәл итү юллары һәм тәкъдимнәре бирелде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмат буклетлары бирелде, шулай ук кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.