Балык Бистәсе муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Төп мәсьәләләрнең берсе - алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату, республикада җитештерелгән товарларны алга җибәрү эше.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык реаль хокук бозулар турында хәбәр итәргә яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International