Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Китап йорты» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

- кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

- товар өчен түләү тәртибе;

- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

- сатып алучыдан дәгъваларны кабул итү һәм аны карау вакыты;

- гарантия һәм гарантиядән соңгы йөкләмәләр;

- бәхәсле ситуацияләрне хәл итү мөмкинлеге.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International