Нурлат шәһәренең Поселокара үзәк китапханәсендә укыту чарасы үткәрелде

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатында Нурлат шәһәренең Поселокара үзәк китапханәсендә чара үткәрделәр.

Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү. Чөнки халыкның социаль яктан якланмаган төркемнәре еш кына намуссыз сатучылар һәм башкаручылар йогынтысына эләгә.

Актив әңгәмә формасындагы очрашу дустанә атмосферада узды. Пенсионерларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын аңлаттылар.

Чара ахырында төрле буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International