Менделеевск муниципаль районында комплекслы чара уздырылды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Менделеевск шәһәренең «Магнит» азык-төлек кибетендә комплекслы чара үткәрелде. Чара барышында сәүдә объекты җитәкчесенә һәм сатучыларга РФ Законының 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алмаштыру чорына, аңа түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдалану товарлары исемлеген һәм тиешле сыйфатлы, алмашынырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» карары аңлатылды.

Шулай ук бүлек хезмәткәрләре тарафыннан берничә мониторинг үткәрелде. Бәяләр мониторингы 188 төр продукция буенча «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында»гы карар нигезендә үткәрелә. Моннан тыш, 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы һәм сыраның тәкъдим ителүе буенча мониторинг үткәрелгән.

Барлык катнашучыларга «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән тарату мәгълүматлары (буклетлар һәм брошюралар) тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның барысына да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителгән: 8(8552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International