Китапханәдә кулланучылар почмагы

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева авыл халкы һәм Кайбыч районы Федоровка авыл китапханәсе белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылыкны арттыру буенча чара үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар, Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.

Очрашуда сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмашу белән бәйле конфликтлы ситуацияләрне караганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.

Кирәк булганда, сыйфатсыз товарларны кире кайтару яки алмаштыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә, Яшел Үзән территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, анда хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер.

Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән басма продукция тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International