Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кухня гарнитурасын сатып алу һәм урнаштыру белән бәйле рәвештә кулланучылар хокуклары турында консультация бирүне сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте:
- Бездә кухня урнаштыру белән проблемалар туды. Гарнитур бик начар урнаштырылган. Шул ук вакытта фасадларга зыян китерелгән, бик зур түгел, ләкин алар бар. Өстәлне дөрес урнаштырмаганнар, эшчеләр безнең кәкре стеналар һәм коммуникацияләр астындагы кимчелекләр гаепле, дип белдерә. Әмма үлчәмнәрне төшергәндә, кәкре стеналар да, өскә чыгу да булган. Мондый вак җитешсезлекләр исемлеген тагын дәвам итәргә мөмкин. Проблеманы чишү эшен кайчан тәмамлаячакларын беергә шалтыратканда, эшчеләр җавап бирмәделәр. Хезмәт күрсәтүчеләрне намуссызлык өчен җәлеп итеп буламы?
Әлмәт территориаль органы хезмәткәре аңлата:
- РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законының 29 маддәсе нигезендә, башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы үз сайлавы буенча түбәндәгеләргә хокуклы:
- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү;
- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) бәясен тиешле дәрәҗәдә киметү;
- шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки эшне кабат башкару. Шул ук вакытта кулланучы башкаручы аңа тапшырган әйберне кире кайтарырга тиеш;
- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү буенча ул кичергән чыгымнарны каплау.
Кулланучының кимчелекләрне түләүсез бетерү, башка әйберне әзерләү яки эшне кабат башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы таләпләрен канәгатьләндерү башкаручыны эшне башкару (хезмәт күрсәтү) тәмамлану вакытын бозган өчен неустойка формасында җаваплылыктан азат итми.
Кулланучы, әгәр дә әлеге килешүдә билгеләнгән вакытта башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы шулай ук, әгәр дә ул башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитди кимчелекләрен яки килешү шартларыннан башка җитди чигенүләрне тапса, эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Кулланучы шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре аркасында китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Зыянны кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән вакыт эчендә каплыйлар.
Законның 29нчы маддәсе нигезендә сезгә сатучы адресына язмача дәгъва язарга кирәк, анда таләпне күрсәтергә, шулай ук эшләрнең тәмамлану вакытын бозган өчен неустойка таләп итәргә кирәк.
Дәгъва ике данәдә төзелә һәм башкаручыга тапшырыла. Дәгъваның бер экземпляры башкаручыда кала, берсе башкаручының аны кабул итү билгесе белән сездә кала. Әгәр дә башкаручы яки аның вәкиле дәгъваны шәхсән кабул итүдән баш тартса, без сезгә дәгъваны тапшыру турында хәбәр белән заказ хаты белән җибәрергә киңәш итәбез.
Әгәр дә сезнең дәгъвагыз канәгатьләндерелмәсә, килеп туган хәлне чишү өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.