Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Азнакай районы җирле үзидарә органы белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Әлеге чараларны оештыруның максаты - гражданнарның тәкъдимнәрен һәм гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен беренчел рәвештә алганда оператив җавап бирүне тәэмин итү, гариза бирүчеләрнең максималь сандагы мәсьәләләрен хәл итү һәм гражданнарның проблемаларын хәл итүнең хокукый юлларын аңлату.
Очрашуда кредитка алынган сыйфатсыз товарлар, дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары буенча таләпләр кую сроклары, сыйфатсыз товарлар алмашу тәртибе һәм сроклары турында фикер алыштылар. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу (ишекләр урнаштыру, көнкүреш техникасын ремонтлау, җиһазлар ясау) һ. б. мәсьәләләре хәл ителде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча төрле темаларга буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал тарату белән үрелеп барды.