Аяк киемнәре кибете сатучыларына товарны ваклап сату-алу кагыйдәләрен аңлаттылар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы Болгар шәһәрендә урнашкан аяк киеме кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды:

- кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

- товар өчен түләү тәртибе;

- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

- сатып алучыдан дәгъва кабул итү һәм аны карау вакыты;

- гарантия йөкләмәләре;

- бәхәсле ситуацияләрне хәл итү мөмкинлеге.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International