Әгерҗе муниципаль районында профилактика чаралары уздырылды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әгерҗе муниципаль районына барып, кибет җитәкчеләре һәм сатучылары белән очраштылар.

Чараларның максаты - кулланучылар базары өлкәсендә грамоталылыкны арттыру. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды.

Белгечләр хезмәткәрләрнең түбәндәге сорауларына җавап бирде:

- сыйфатсыз товарны сатканда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү вакыты нинди?

- кулланучы сатып алынган товарның сыйфаты буенча кибеткә нинди вакыт эчендә мөрәҗәгать итә ала?

- товарны кем тикшерергә тиеш?

Барлык катнашучыларга мәгълүмат буклетлары тәкъдим ителде.

Сәүдә объектлары җитәкчеләре Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителгән: 8(8552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International