Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр кабул итү, шулай ук гражданнарны кабул итү - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эшенең төп юнәлешләренең берсе. Халыкның мөрәҗәгатьләренә иң җитди һәм җентекле игътибар бирелә, алар анализлана, өйрәнелә, тикшерелә, контрольгә алына. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы Федераль закон нигезендә, гражданнар шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазифаи затларына шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең КФҮ бинасында кизү тору үткәрде һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләрен аңлатты, гражданның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очракта эш итү алгоритмы турында сөйләде, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә эш итү тәртибен аңлатты. Кулланучыларга сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны, шул исәптән  дистанцион ысул белән сатып алу мәсьәләләре, шулай ук көнкүреш хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базары мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмати материал тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International