Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина сатучылар һәм фермерлар өчен семинар үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде:
- Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү кагыйдәләре.
Сатучылар сатып алынган товарда кимчелекләр килеп чыкканда, сатучы тарафыннан дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында, кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеге турында киңәшләштеләр.
Сатучылар сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре килеп чыкканда, Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.