Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре КФҮ Лаеш филиалында семинар һәм кизү тору үткәрде.
Чараларны үткәрүнең максаты - оешма хезмәткәрләренең һәм район халкының куллану грамоталылыгын арттыру. Кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән таныштыру.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре.
Әгәр дә түбәндәге очраклар барлыкка килсә, нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды:
- аяк киеме яки кием үлчәме буенча туры килмәсә;
- товарда җитешсезлек табылганда;
- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кире кайтарырга мөмкин;
- нинди товарлар техник яктан катлаулы дип атала.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.