Лаеш районында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрделәр

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство карамагындагы Лаеш муниципаль районы территориясендә кулланучылар грамоталылыгын, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә бердәнбер конкурентлы өстенлек булып тора. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - кулланучылар продуктның сыйфаты турында хөкем итә торган яңа стандарт. Хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Шулай ук хезмәткәр атна саен социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрә.

Мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International