Товар бәясенең кассадагы бәя белән туры килмәве темасына ликбез үткәрделәр

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Пятерочка» кибете сатучылары белән товар бәясенең кассадагы бәя белән туры килмәве темасына укулар үткәрделәр. Кибетләрдә конфликтлы хәлләр вакыт-вакыт товарга күрсәтелгән бәянең касса чегында күрсәтелгән бәягә туры килмәве аркасында килеп чыга. Теге яки бу товарны нәкъ менә сатып алганда бәяләргә ориентлашкан сатып алучыны аңлау җиңел: аңа сәүдә ноктасы проблемаларына керергә кирәкми, шуңа күрә зал хезмәткәрләренең бәяләрне алыштырырга вакыты җитмәгәнлеге кулланучыны борчырга тиеш түгел. Һәм ул хаклы рәвештә дәгъва белдерә. Бу очракта сәүдә хезмәткәрләренә конфликтка кермәскә, барысын да закон нигезендә хәл итәргә кирәк. Сатып алучының хокукларын Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы (алга таба - ГК), шулай ук РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы (алга таба - Закон) яклый.

ГКның 426 һәм 429 статьяларына ярашлы рәвештә, товар сату - ачык килешү, димәк:

- бәяләр барлык категорияләр өчен дә бердәм булырга тиеш (аерым әйтелгән ташламалардан тыш);

- килешү (сатып алу – сату) теләгән һәркем белән төзелергә тиеш;

- сатучы ышанычлы мәгълүмат (шул исәптән бәя турында да) бирергә тиеш;

- сатучы дөрес булмаган яки вакытында тапшырылмаган мәгълүматлар аркасында сатып алучының югалтуларын капларга тиеш.

Законның 10 статьясының 2 пунктында бәя мәҗбүри мәгълүмат дип күрсәтелә, 22 статьясында товар турында дөрес булмаган мәгълүмат алган сатып алучы белән конфликтны җайга салу өчен 10 көнлек срок бирелә.

Чара кысаларында кибет территориясендә кулланучыларга Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды: «Тиешле сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучы хокуклары», «Товар тиешле сыйфатсыз булып чыкса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты», «Дәгъваны ничек дөрес төзергә?» һәм башкалар. Чарада катнашучыларның барысы да Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында хәбәрдар булды: 8 (8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International