Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә урнашкан «Строй дом» кибетендә консультация өстәле үткәрде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар, шул исәптән ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды.
Кулланучылар үтенече буенча тиешле һәм тиешле булмаган сыйфатлы көнкүреш химиясе товарларын кире кайтару буенча законнарга аңлатма бирелде.
Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 статьясына ярашлы рәвештә, төсе, күләме, фасоны, комплектлашуы, габаритлары буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы товарны сатып алу вакытыннан алып 14 календарь көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Әмма бу кагыйдәдән аерымлыклар бар. Алар көнкүреш химиясе товарларына да кагыла. 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, тиешле сыйфатлы көнкүреш химиясе товарлары кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел.
Әгәр товар тиешле сыйфатта булмаса, бу очракта кулланучы сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Кулланучының таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.