«Фабрика штор» салонында профилактика чарасы уздырылды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре эшкуарлар һәм штор салонына килүчеләр өчен чираттагы профилактик чара үткәрделәр. Эшмәкәр белән бергә кулланучы тарафыннан яхшы сыйфатлы, кыйммәтле тюль сатып алган, ләкин соңрак ул аңа ошамый башлаган  конкрет ситуацияне карадылар.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 карары нигезендә, кулланучы билгеләгән зурлыктагы, тиешле сыйфатлы пәрдәләр тегү өчен сатып алынган тукыма алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел.

Әмма 1992 елның 7 февралендәге  2300-1 номерлы (18 статьяның 1 пункты) РФ законына ярашлы рәвештә кулланучылар хокукларын яклау турында  товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы үз сайлавы буенча түбәндгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

- шул ук маркалы (шул ук модельдәге) товарга алмаштыру;

- сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру;

- сатып алу бәясен чагыштырмача киметү;

- товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләү;

- товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару белән сату-алу килешүен өзү.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны түләтүне таләп итәргә хокуклы.

Бу очракта товар сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага) ике экземплярда төзелгән төгәл формалаштырылган таләпләр белән язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъваның бер экземплярын сатучыга шәхсән тапшырырга яки хат белән җибәрергә. Икенче экземплярда дәгъва тапшырылган очракта сатучы датаны, вазифасын, үзенең исем-фамилиясен һәм имзасын күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International