Кулланучыга киңәш бирделәр

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Кайнар линия телефонына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Быел гыйнвар аенда телевизор сатып алдым. Май уртасында ул начар күрсәтә башлады. Кибеттә миңа гарантияле ремонт тәкъдим иттеләр. Телевизор әлегә өйдә. Кибеткә китергәндә мин ремонттан баш тартып, телевизор өчен акча таләп итә аламмы?

Белгеч аңлатма бирде:

- Телевизорлар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелгән һәм аларны кибеткә кайтарырга яки җитештерү җитешсезлеге булганда сатып алганнан соң 15 көн эчендә генә алыштырырга мөмкин. Бу вакыт узгач, телевизорлар гарантияле ремонтлана. Җитди кимчелекләр булганда яки кимчелекләрне бетерү срогы бозылганда, шулай ук товарның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә гарантияле срокның һәр елы дәвамында утыз көннән артык куллану мөмкин булмаганда, аны алыштыру һәм кире кайтару мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International