Чәчтарашлар өчен профессиональ косметика сату кибетендә семинар үткәрделәр

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләре өчен һөнәри косметика сатуны гамәлгә ашыру буенча укыту семинары үткәрделәр. Чәч буяуларын аеруча җентекләп сайларга кирәк, яраклылык вакытына игътибар итү мәҗбүри: иске буяуда куркыныч химик реакцияләр башлануы мөмкин. Куллану вакыты чыккан продуктны куллану нәтиҗәсе аяныч булачак: чәчнең төсе дә дөрес булмаячак, чәчкә дә җитди зыян китереләчәк.

Чара барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Хезмәткәрләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды. Кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Товарларның сыйфат җитешсезлекләрен ачыклаганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү  мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International