Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова Әлмәт шәһәрендәге «Хозтовары» кибете администраторы үтенече буенча Кулланучылар хокукларын яклау буенча сатучылар өчен семинар үткәрде. Кибет хезмәткәрләрен сатып алучыларның дәгъваларына җавап бирү тәртибе һәм вакыты, тиешле сыйфатлы һәм тиешсез сыйфатлы товарлар, шул исәптән техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү вакыты, кайсы товарлар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел һәм башкалар турында сораулар кызыксындырды. Шулай ук хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе функцияләре, сораулар туганда мөрәҗәгать итү өчен Әлмәт территориаль органы белән элемтә чаралары турында сөйләделәр. Семинарда катнашучыларга «Сәүдә кагыйдәләре» һәм брошюралар рәвешендә Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар тапшырылды.