Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде. Чара барышында Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды. Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Моннан тыш, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне чишү һәм аларны судка кадәр хәл итү юллары мәсьәләләре дә күтәрелде. Бизнес вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.