Кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде

2024 елның 7 июне, җомга

Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында көндәлек ихтыяҗ товарлары сату кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Чараның төп максаты - кулланучылар базарында эшләүче хуҗалык итүче субъектларның хокукый грамоталылыгын һәм социаль җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.

Кибет хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре» карары нигезләрендә аңлатмалар бирелде.  Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, кулланучыга сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат җиткерү тәртибе турында җентекләп аңлаттылар.

Чара барышында кулланучылар белән мәсьәләләрне хәл итү механизмы, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты аңлатылды.

Сатучыларга кулланучыларның дәгъваларын судка кадәр, ирекле рәвештә  җайга салу формуласын кулланырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International