Халыкның финанс грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Нурлат шәһәрендә Ак Барс банкында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләр алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Практика күрсәткәнчә, финанс хезмәтләре күрсәтүдә кулланучылар хокукларын бозуларның төрләре булып түбәндәгеләр санала:
- кредит килешүе төзегәндә тормыш һәм сәламәтлек иминияте килешүе төзү;
- банкның кредит бирү өчен комиссия алуы;
- банкның кредитны вакытыннан алда түләгән өчен неустойка түләтүе;
- кредит килешүен үтәү кысаларында заемчыга ачыла торган ссуда счетына хезмәт күрсәтү өчен түләүләр алу формасында кулланучының ризалыгыннан башка өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтү;
- килешүгә кулланучының альтернатив судка тартылу хокукын бозучы шартларны кертү.
Чара барышында югарыда санап үтелгән оешмаларның компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр таратылды.