Практика күрсәткәнчә, барлык кулланучылар да озак вакыт кулланыла торган товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучының алмаш товар таләп итәргә хокукы барлыгын белми.
Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон буенча шалтыратып, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул гарантияле ремонтка үзенең кесә телефонын тапшырган. Тапшырганда ремонт башкару вакыты 45 көнгә кадәр сузылырга мөмкин дип белдергәннәр. Кулланучы мондый озак вакыт телефонсыз кыен булачагын белгән, ләкин үзенең нинди хокуклары булуын белмәгән.
Кулланучыга гамәлдәге законнарны аңлаттылар. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 20 статьясы нигезендә, гарантияле ремонтка озак файдалану товарын тапшырган очракта, сатучы кулланучы таләбе буенча өч көн эчендә, бушлай, кулланучыга ремонт чорына шул ук куллану үзлекләренә ия булган озак файдалану товарын бирергә, үз хисабына китерүне тәэмин итәргә тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кулланучыга сатучының ремонт эшләре вакытында товарны алмаштыруны үзе тәкъдим итүен көтәргә кирәкми. Моның өчен сатып алучыга сәүдә предприятиесе җитәкчесенә адресланган гариза язарга кирәк, һәм ул ике экземплярда булырга тиеш. Берсе сатучыга тапшырыла, ә икенчесендә, гаризаны кабул теп алу турында имза һәм дата куелырга тиеш. Әгәр дә ул гаризага кул куюдан баш тартса, аны почта аша заказ хаты белән җибәрергә кирәк.
Әмма Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган, күрсәтелгән таләп кагылмаган товарлар исемлеге бар.
Ремонт вакытында алмаш товар бирелмәгән очракта, мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Товарның бәясе әйләнеш вакытында булган бәядән чыгып билгеләнә.
Әмма алмаш товар белән сак эш итәргә кирәк, чөнки бу сатучының милке һәм кулланучы аркасында ватылу яки югалту очрагында кулланучы җаваплы булачак.