Кулланучы әлифбасы: туристлык продуктында кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Туристлык юлламасын сатып алганда, кулланучы сыйфатлы продуктка өметләнә, әмма ял итүне күңелсезләндерә алган очраклардан кача алмый. Мәсәлән, туристларны килешүдә каралган категориягә туры килмәгән кунакханәгә урнаштырырга мөмкиннәр, кунакханәдә уңайлы шартлар булмаска мөмкин (антисанитария, су белән тәэмин итү булмау һәм башкалар), ә туристка алдан түләгән экскурсияләр бирелми яки өстәмә түләү өчен бирелә.

Законнар башкаручыны кулланучыга туристлык продукты бирергә мәҗбүр итә, аның сыйфаты федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә, шулай ук туристлык продуктын сату турында килешүгә туры килә.

Туристлык продуктына кергән хезмәтләр һәм аларны күрсәтү процессы сыйфатлы гына түгел, ә кулланучының тормышы, сәламәтлеге, милке һәм әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булырга тиеш, шулай ук җәмгыятьнең матди һәм рухи кыйммәтләренә, дәүләт иминлегенә зыян китерергә тиеш түгел.

Сез сатып алган туристик продуктта кимчелекләр булса, нәрсә эшләргә?

Туристлык продуктында кимчелекләр булган очракта кулланучының түбәндәге хокуклары бар:

- кимчелекне түләүсез бетерү;

- күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешле киметү;

- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплау;

- әгәр килешүдә билгеләнгән вакытта җитешсезлекләр башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, яки җитди кимчелекләр ачыкланса, туристлык продуктын сату турында килешүне үтәүдән баш тартырга;

- килешүне үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү аркасында китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә.

Турда булганда да тиешле таләпләрне әйтергә мөмкин. Ике нөсхәдә язмача дәгъва әзерләгез. Бер экземплярны туроператор вәкиленә (сез турны сатып алган компаниягә) тапшырыгыз, икенчесендә кабул итү турында билге куюны сорагыз. Икенче экземплярны мөрәҗәгать итү фактын раслау өчен үзегезгә калдырыгыз.

Туристлык продуктының сыйфатына карата дәгъваларны туроператорга әйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә ул туристка һәм (яки) туристлык продуктына кергән хезмәтләрне күрсәтмәү яки тиешенчә күрсәтмәү өчен турыдан-туры җаваплы, бу хезмәтләр кем тарафыннан күрсәтелүгә яки башкарылуга  карамастан.

Туристлык продукты сыйфатына карата белдерелгән язма рәвештәге дәгъва килешү вакыты тәмамланганнан соң 20 көн вакыт эчендә бирелергә мөмкин,  пртинезия кабул ителгән көннән соң 10 көн эчендә хәл ителергә тиеш.  Шуңа күрә, әгәр сез туроператорга карата тиешле таләпләр белдерергә карар кабул итсәгез, исегездә тотыгыз – дәгъва белдерү вакыты чикләнгән.  

Бәхәсне судка кадәрге тәртиптә хәл итү мөмкин булмаса,  тиешле дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International