Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша чистайлы, товар кире кайтарылган вакытта бәясе арткан очракта, тиешле сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Сатып алганнан соң унбер ай узгач, гарантия срогы дәвамында, граждан сатып алган суыткычта кимчелекләр барлыкка килгән. Кулланучы бу хакта сатучыга хәбәр итә. Сатучы товарны гарантияле ремонт өчен кабул итә, әмма товардагы кимчелекләр закон белән билгеләнгән вакытта бетерелми, ягъни ремонт кырык биш көн эчендә тәмамланмый. Кулланучы РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясы нигезендә сатучыга сыйфатсыз суыткыч өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә. Ләкин кулланучыда сорау туа:
- Ә кем аңа бәядәге аерманы өстәмә түләячәк? Чөнки мин үз суыткычымны акция буенча сатып алдым, ә хәзер андый суыткычлар кыйммәтрәк тора.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 24 статьясындагы 4 пунктын аңлату бирелде:
- Әлеге статьяга ярашлы рәвештә, сатып алу-сату килешүен өзгәндә кулланучы сатучыдан килешүдә билгеләнгән товар бәясе белән тиешле товар бәясе арасындагы аерманы мондый таләпне ирекле рәвештә канәгатьләндергән вакытта яки, әгәр таләп үз теләге белән канәгатьләндерелмәгән булса, суд ярдәме белән кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Бу суыткыч очрагында кулланучыга товарның яңа бәясе күләмендә акчалата сумманы кире кайтарырга кирәк. Моннан тыш, кулланучыга шунысы да аңлатыла, аңа товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтарганда сатучы товарның бәясе товарны тулысынча яки өлешчә куллану, товар төрен югалту яки башка шундый шартлар аркасында төшкән сумманы тотып калырга хокуклы түгел.