Кулланучылар хокукларын яклау буенча укулар уздырдык

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәр Петрова М.Ф. азык-төлек кибетләре һәм «АМЭЛ» ҖЧҖ сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде.

Сәүдә объектлары җитәкчеләренә һәм сатучыларына Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы һәм товарларны дөрес сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу турында; пасовкаланган товарларны һәм икмәк-булка эшләнмәләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Шулай ук сатучыларның игътибары сатыла торган товарларның яраклылык вакытын контрольдә тотуны һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүне көчәйтүгә юнәлтелгән иде.

Чаралар барышында катнашучыларга алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

Чара мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International