Мәгърифәтчелек эше дәвам итә

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионаты»нда ял итүче пенсионерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәгърифәтчелек эше, лекцияләр һәм семинарлар, пансионатта даими үткәрелә торган викториналар – бу халыкның куллану грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыру буенча алып барыла торган эш. Очрашулар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы номерлы ярдәмче программасы нигезендә оештырыла. Бүлек белгечләре Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьяларын җентекләп аңлаттылар, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.        Пансионатта ял итүчеләргә «Кулланучылар кредиты: заемчыга истәлек», «Кайсы сыйфатлы товарларны кире кайтарып һәм алмаштырып булмый», «Электрон түләүләр нәрсә ул һәм электрон акчаларны ничек сакларга» дигән темаларга буклетлар тапшырылды.  Кулланучылар һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча 71-43-03 бушлай консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International