Даруханәгә килүчеләр өчен консультация өстәле оештырылды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Апрель» даруханәсенә килүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Даруханә сатып алучыларына законнарда товарны сыйфатына карап кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре билгеләнгәнлеге турында мәгълүмат җиткерделәр. Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, тукыма һәм башка материаллардан эшләнгән  санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз куышлыгы гигиенасы чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау буенча әйберләр), дару препаратлары алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә. Әмма фармацевт кулланучыга дөрес булмаган даруны ялгыш саткан икән, соңыннан кулланучы таләпләре буенча ул сатып алынган бәяне яңадан исәпләп, товарны алмаштырырга тиеш. Сыйфатсыз дару препаратларына килгәндә, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясына ярашлы рәвештә, кулланучы күренгән яки яшерен кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга хокуклы. 

Дару препаратларын кулланучылар белән хокукларны яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International