Кулланучылар хокукларын яклау белгечләре «Мербау» сәүдә үзәгендә

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре профилактик визит белән Чаллы шәһәренең «Мербау» сәүдә үзәгенә килделәр.

Белгечләр сәүдә үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар, анда «Сыйфатлы товар һәм кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү» темасына сөйләштеләр.

Мисалларда 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 7,10,18,22,25 статьялары, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарының 8 пункты җентекләп тикшерелде. 

Очрашу вакытында туган барлык сорауларга белгечләр квалификацияле җаваплар бирделәр. Сатучыларга мәгълүмат белешмәләре, төрле темаларга буклетлар тәкъдим иттеләр:

- «Дәгъваны ничек дөрес төзергә. Сыйфатсыз товар яки хезмәт сатып алганда кулланучы хокуклары»;

 - «Мебель сатып алучылар өчен белешмә».

Чарада катнашучылар Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында белделәр: 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International