Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә базарларда кизү тору үткәрә, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында актуаль чара булып санала.
Кизү тору вакытында Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:
- чек булмаса, базарда сатып алынган товарны кире кайтарып буламы;
- сатучы акчаны кабул итүдән һәм кире кайтарудан баш тартса, нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә;
- сатучы конкрет базарда бүтән сатмый икән һәм нинди срокларда дәгъва карала, товарны ничек кайтарырга.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, хезмәткәрләр кулланучыларга җентекле җаваплар бирделәр, борчыган сораулар буенча эш итү алгоритмын аңлаттылар.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда кизү тору, профилактика үткәрү чаралары нәтиҗәсендә базарларда үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәлсезлекләренә карта килгән мөрәҗәгатьләр саны кими.
Барлык мөрәҗәгать иткән сатып алучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләр кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материаллар тәкъдим иттеләр.