Күпфункцияле Үзәкнең Идел буе районы бүлегендә кизү тору уздырылды

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы КФҮның Идел буе районы бүлегендә кизү тору үткәрделәр.

Чараның максаты - халыкның куллану грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән таныштыру.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре. 

Түбәндәге очракларда ничек эш итәргә кирәклеге аңлатылды:

- әгәр аяк киеме яки кием үлчәме буенча туры килмәсә;

- әгәр товарда кимчелек булса;

- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кире кайтарырга мөмкин;

- нинди товарлар техник яктан катлаулы дип санала.

Үзәккә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International