Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре азык-төлек булмаган товарлар сату буенча эшчәнлек алып барыла торган «Все для Вас» кибетендә хезмәткәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Семинар-уку барышында сатучылар белән товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган мәгълүмат бирү тәртибе каралды. Әгәр кулланучыга шартнамә төзегәндә товар турындагы мәгълүматны кичекмәстән алу мөмкинлеге бирелмәсә, ул сатучыдан шартнамә төзүдән нигезсез рәвештә читләшү аркасында китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә, ә шартнамә төзелгән булса, тиешле срокта аны үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм башка зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.
Уку вакытында сатучыларга товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучыларның хокукларын, товарны алмаштыру яки тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акча кайтару срокларын, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатта булган товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар.
Консультация өстәле вакытында кулланучыларга товарда кимчелекләр табылганда аларның хокукларын, шул исәптән сатып алганнан соң товарга бәя күтәрелгән очракта кулланучы белән исәп-хисап тәртибен аңлаттылар.
Чара барышында территориаль орган белгечләре хуҗалык итүче субъект хезмәткәрләрен һәм кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.