Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «КФҮ» ДБУнең Татарстан Республикасындагы Чистай филиалында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары аңлатылды, «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы турында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучылар белән консультация өстәлен уздыру вакытында кулланучылар базарындагы бәхәсле хәлләрне карадылар. Мәсәлән, бер катнашучының үтенече буенча кулланучыларның озак вакыт файдалану товарын ремонтка тапшырган очракта алмаш товар алуга хокукларын аңлаттылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясындагы 2 пункты нигезендә, сатучы, кулланучы тарафыннан күрсәтелгән таләп куелганда, өч көн эчендә, үз хисабына китерүне тәэмин итеп, ремонт чорына кулланучыга шул ук төп куллану сыйфатларына ия булган озак вакытлы файдалану товарын түләүсез бирергә тиеш. Әлеге таләп кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы әлеге таләпне бозган өчен кулланучыга түләнмәгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.
Чара барышында күпфункцияле үзәккә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат белән төрле буклетлар таратылды.