Кош очышы биеклегендә консультация уздырдылар

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга муниципаль районының «Якитория» рестораны хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча чара оештырдылар.

Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарының законнардагы үзгәрешләрен исәпкә алып аңлатмалар бирелде. Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International