Чәчтарашханәдә укыту семинары үткәрелде

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрде.

Чара барышында чәчтарашханәләр күрсәтә торган хезмәтләрне җайга сала торган норматив-хокукый актлар каралды. Кулланучылар өчен мәҗбүри белешмәләрне урнаштыру тәртибе аңлатылды. Чәчтарашханә хезмәтләрен күрсәтүче персоналга таләпләр, шулай ук хезмәт күрсәтү барышында кулланыла торган материалларга һәм җиһазларга таләпләр каралды.

Хуҗалык итүче субъектка күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләре ачыкланган яисә аның ризалыгыннан башка өстәмә хезмәт күрсәткән очракта кулланучының хокуклары аңлатылды.

Әгәр кулланучыга тиешле сыйфатлы хезмәт күрсәтелмәгән булса, ул үз дәгъваларын белдереп, хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу уңайдан башкаручыга эшне судка җиткермичә кулланучы проблемаларын ирекле хәл итү механизмын кулланырга киңәш ителә.

Чара азагында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International