Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән бергә Татарстан Республикасы Нурлат районының Вишневая поляна авылында урнашкан «Вишневая Поляна» балаларны савыктыру лагеренда ял итүчеләр белән очрашты.
Яшь буынга аңлаешлы формада Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы һәм «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы турында сөйләделәр.
Чара барышында 10-16 яшьлек утызлап бала Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем дәрәҗәсен күтәрде һәм викторинада катнашты. Викторина сораулары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белүне һәм аларны практикада куллану күнекмәләрен алуны тикшерүгә юнәлдерелгән иде.
Викторина нәтиҗәләре буенча, балалар «Кулланучылар белемнәре нигезләре» дип исемләнгән хокукый кырда яхшы гына ориентлашкан булып чыкты. Викторинада җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Югары сыйныф укучыларына Кулланучылар хокукларын яклау буенча булачак Олимпиада турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларга алкоголь куллануның һәм тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр. Сәламәтлек өчен куркыныч матдәләр кулланганда яшь һәм үсеп килүче организмга китерелгән зыян масштаблары турында конкрет мисаллар китерделәр.
Нурлат шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе балаларга балигъ булмаганнарның хокукларын, бурычларын һәм җаваплылыгын аңлатты.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Нурлат территориаль бүлеге белгече ял итүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, сәламәт һәм файдалы ризык кулланырга тәкъдим итте.
Очрашу барышында контроль органнары белгечләре чарада катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.