Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ведомство буйсынуындагы район кешесе сыйфатсыз мини-экскаватор сатып алу вәзгыятендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, ул күрше авылдан үтемле суммага яңа мини-экскаватор сатып алган. Озакка сузылмаган эштән соң экскаватор туктый һәм бүтән эшләми. Тикшерү нәтиҗәсендә сатып алучы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән һәм торак йортлар төзү буенча эшчәнлек алып барган физик зат белән сату-алу башкарганын ачыклаган. Моннан тыш, товар сатып алынган гражданин «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә сатучы төшенчәсенә керми, чөнки шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә кулланучы – заказ бирергә яки сатып алырга нияте булган, яки товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) бары тик шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен генә заказ бирүче, сатып алучы яки файдаланучы гражданин.
Әлеге Законның гамәлдә булуы түбәндәге очракларга кагылмый:
- эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, өй һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатыннан үзара килешүле мөнәсәбәтләргә керүче гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләр;
- гражданның товарлар сатып алуына, аның өчен эшләр башкаруына яисә хезмәтләр күрсәтүенә бәйле рәвештә шәхси, гаилә, өй һәм башка ихтыяҗлар өчен түгел, ә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр;
- предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында товарлар сатып алуга, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр.
Шулай итеп, сатып алучы, үзенең бозылган хокукларын торгызуга ирешү максатыннан, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларына таянырга хокуклы түгел. Гражданинга сатучыга товарны алмаштыруны яки тиешле сыйфатта булмаган товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итеп гариза җибәрергә тәкъдим ителгән. Мөрәҗәгать итүче таләпләре үтәлмәгән очракта, ул РФ Гражданлык кодексына таянып, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.